Балалар иҗат үзәген үрнәк итеп күрсәтерлек
Бездә кунак бар

Балалар иҗат үзәген үрнәк итеп күрсәтерлек

Районыбызга Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Русия» партиясе әгъзасы Камил Гыйльманов эш сәфәре белән килде.

Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ
Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ

Район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм район советы аппараты җитәкчесе Марьяна Валиуллова озатуында Дәүләт Советы депутаты берничә социаль объектта булды, яңартылган объектлар белән танышты һәм халыкны кабул итте. Сәфәренең беренче ноктасы — капиталь ремонттан соң яңа гына ишекләрен ачкан Балалар иҗат үзәге булды. Үзгәртеп-кору биналарга гына түгел, матди-техник базага да кагылган.

Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ
Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ

Барлык уку бүлмәләрендә дә заманча җиһазлар, ә бинада якты һәм уңайлы. Чүлмәк ясау остаханәсе, хореография залы, агач эшләр остаханәсе, робототехника кабинеты… Үзәк шулкадәр үзгәргән ки, аны чын-чынлап башкаларга үрнәк итеп күрсәтмәле. Камил Гыйльманов мәктәптән тыш белем бирү һәм балалар ялын оештыру рәвешен югары бәяләде.

— Бу мөмкинлекләр балаларга, аларны тәрбияләүгә, патриотик һәм һәр яклап үстерүгә ничек карарга кирәклегенә үрнәк, — дип ассызыклады депутат. — Иң мөһиме — бу бит башкалада урнашкан учреждениесе түгел, ә республика башкаласыннан ерактагы  районда.

Киләсе тукталыш Район мәдәният йорты янындагы заманча концерт залында булды. Бүгенге көндә анда эшләр тулысынча тәмамланган диярлек һәм ул файдалануга тапшыруга әзер. Димәк, районда якын арада халыкның мәдәни ялын оештыру өчен яңа үзәк барлыкка киләчәк.

Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ
Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ

Эшлекле сәфәр халыкны кабул итү белән тәмамланды. Камил Гыйльманов карамагына район халкыннан өч мөрәҗәгать килеп иреште. Мөрәҗәгать итүчеләр мәдәният тармагы хезмәткәрләренең хезмәт хакы түләве турындагы шартнамәне үзгәртү, ял акчаларын исәпләү мәсьәләсен күтәрде. Атап әйткәндә, ялга киткәндә матди ярдәм күрсәтү гамәлдән чыгарылган. Тармак хезмәткәрләре фикеренчә, аны кире кайтарырга кирәк.

Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ
Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ

Икенчесе — дәүләт тарафыннан пенсионерларга поездга юл билетын түләү мәсьәләсен карау тәкъдиме (ким дигәндә, бер якка барганда түләүне һәм елына бер тапкыр). Хәзерге вакытта мондый өстенлек тимер юл тармагы хезмәткәрләре өчен генә гамәлдә. Өченче сорау электрон сигареталар сатуга тыю кертү ихтыяҗына кайтып калды. Район халкы вейпларның үсмерләрнең ныгымаган аңына зыянлы тәэсире турында борчылу белдерде һәм чикләү чаралары кертүне сорады.  

Килеп ирешкән барлык мөрәҗәгатьләрне Камил Гыйльманов арытаба тикшерү һәм карарлар кабул итү өчен шәхси күз уңына алды.


Нет комментариев