Районыбыз якташ сугышчыларга ярдәм озатты
ҮЗЕбезнекеләргә

Районыбыз якташ сугышчыларга ярдәм озатты

Ютазы районыннан чираттагы гуманитар олау СВОда катнашучыларга китте.

Фото: Ильвина Гәрәева / Ютаза-информ

Бу чара тагын бер кат шуны раслады: безнең сугышчыларга мондый ярдәм озату —  ул бер көнлек һәм бер оешманың гына эше түгел, бу төрле буын һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерүче  уртак эш.

Бу юлы бөтен районыбыз халкы белән бергә җыелган ярдәм, чыннан да, бик күләмле булып чыкты һәм берьюлы өч адрес буенча китте: ике фронт яны госпиталенә һәм бер балалар йортына, анда  хәзер яңа төбәкләрдән китерелгән балалар яши.

Тапшырылганнар арасында - УАЗ автомобиле, ул алгы сызыкта үзенең яхшы үтеп йөрүчәнлеге һәм ышанычлы булуы белән кадерле, шулай ук озак саклана торган азык-төлек ризыклары һәм яшәү өчен кирәкле дару чаралары.

Йөкне озатырга шушы уртак эш өчен янып-көеп йөргән кешеләр килде. Чарада район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, район имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, дин әһелләре, "Геройлар тавышы" хәрби-патриотик хәрби хәрәкәтләр ветераннары клубы вәкилләре, хакимият хезмәткәрләре һәм мәдрәсә укучылары катнашты.

Бу көнне рухи яктан кайбер мизгелләр тагы да баета төште. Йөкне озатыр алдыннан мәйданда җыелганнар илне яклау бурычы һәм тынычлык турында сүз алды. Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин, чарада катнашучылар белән бергә, алгы сызыкта торучыларга Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек, рухи ныклык һәм тизрәк өйгә кайтуларын сорап,  догалар укыды.

Якташларга рәхмәт сүзләре белән район имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов мөрәҗәгать итте. — Егетләребезнең матди яктан гына түгел, рухи яктан да безнең ярдәмне тоюлары әһәмиятле, - диде Марат хәзрәт, бердәмлекнең мөһимлеген ассызыклап. Алгы сызыктагы якташларыбыз шуны белсен: без алар өчен дога кылабыз, аларны өйдә көтәбез һәм , әлбәттә, кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез.


Нет комментариев