Бик тиздән, 11 сентябрьдә, Бөтенрусия аеклык көне билгеләнәчәк. Турысын әйтик, бу бик үзенчәлекле көн.
Гадәттә календарьдагы кызыл белән билгеләнгән көннәр бер чәркәне күтәрергә сәбәп булса, биредә исә киресенчә. Һәм бик күпләрдә сорау туа: аны ничек билгеләргә — исерткеч эчемлекләрдән тыелып торыргамы яисә «Аеклык өчен!» тост әйтергәме? Әйдәгез, ачыклык кертик. Бу йола яңа түгел икән ләбаса. Аңа 1911 елда ук Санкт-Петербургта «Халык бәхете — аеклыкта» өндәмәсе астында нигез салынган. 1913 елда бу көнне рәсми рәвештә билгели башлаганнар. Ул чакта Русия Европада эчү белән мавыкмаучы илләрнең берсе булган — кеше башына нибары 4,7 литр туры килгән. Хәзер бу 4,7 литрны искә дә төшерәсе килми.
Октябрь революциясеннән соң (моның ничәнче елда булганын яшь буын бәлки хәтерлидер) бәйрәм бетерелә, ул 2005 елда гына чиркәү тәкъдиме белән кире кайтарыла. Шулай — йөз ел эчми (билгеләми мәгънәсендә) торалар да, менә сиңа мә. Шундук Горбачевның 1985 елгы «коры законы» искә төшә. Михаил Сергеевич, урыны җәннәттә булсын, соңыннан бу чараны хата дип таба. Чыннан да шулай бит: кибетләр ябыла, 14 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр генә сатырга рөхсәт ителә, аракыга талон кертелә. Шуны да билгеләү зарур, бу талоннар буенча аеклар да, язвалылар да аракы сатып ала. Бирәләр икән, ник алмаска... Үзең кулланмасаң да, ярты литрны, әйтик, сантехникка эшләгән өчен бирергә була. Ә халык ничек? Халык югалмаячак. Горбачев исәнлеге хакына кабымлык һәрвакыт табылачак.
«Аристократларның коры шәраб чәркәсе» турында аерым сөйләшү кирәктер. Йөрәк-кан тамырлары системасына файдалы янәсе антиоксидантлар. Чыннан да, тикшерү шуны күрсәтә (Интернет мәгүлүматларына ышансаң): хәмерне артык күп кулланмаган кешеләр арасында вакытыннан алда үлү хәвефе күптапкыр кимрәк. Әмма! Башка галимнәр раславынча, хәмер бервакытта да бөтенләй хәвефсез була алмый. Кызыл шәраб, җитмәсә, тестостеронны да киметә ди әле. Ир-атлар, исегездә тотыгыз. Алай дисәң, алар ак аракы гына эчә. «К» хәрефенә башланган даны чыккан эчемлеккә килгәндә... Аңлагансыздыр дип уйлыйм. «Барысын да дәвалый торган». Аның турында бәхәсләр әлегәчә тынмый. Берәүләр аны яшьлек эликсиры ди, бәгъзеләре исә ягуга тиңли. Бәлки, шулайдыр да — бер аш кашыгы файдалы булса, ярты шешә — зарарлы димәк. Нишләргә соң: эчәргәме, эчмәскәме? Шекспир биргән сорау бу. Һәркем үзенчә хәл итә. Совет чорында яшәмибез ич, шикәрне карточка буенча гына алмыйбыз, самогон аппаратын да теләсә кайсы кибеттә сатып алырга була. Әмма Аеклык көнендә эчми торырга кирәктер бәлки. Бер генә көн булса да. Бәйрәм сәбәп эзләү өчен түгел, уйлану өчен бит. Теге мәзәктәгечә булмасын инде: «Аеклык көне — елдагы эчмәгәннәрнең сәламәтлеге өчен чәркә күтәргән бердәнбер көн ул».
Шулай да, кадерле ютазылылар, үзегез хәл итегез. Теләсәгез — эчемлек кабул итүдән тыелып торыгыз, теләсәгез — эчегез, әмма үзегез һәм үзебез җитештергәнне эчсәгез, яхшырак булыр. Иң мөһиме, чама белеп кулланыгыз. Нәтиҗәләре аяныч булмасын. Без исә, каләм осталары, сезгә ныклы сәламәтлек телибез һәм төрттермичә генә билгеле гыйбарәне исегезгә төшерәбез: «Ир-егетләр — өйләнегез, гүзәл затлар — нык булыгыз!» Әмма бу соңгы чиктә генә. Акыл ияләренең: «Алкоголь — гормоннар нисбәтен бозуга сәбәпче», — дигән киңәшенә колак салмаган очракта гына. Кыскасы, якынлашып килүче Аеклык көне белән, иптәшләр! Бу көн һәрвакыт булып торса, ничек яхшы булыр иде!
Нет комментариев