Татарстанда 802 студент кыз йөклелек һәм бала табу буенча пособиегә гариза биргән.
Түләү югары уку йортларында һәм көллиятләрдә көндезге формада белем алучы кызларга билгеләнә. Аның күләме хезмәткә сәләтле халык өчен төбәкнең яшәү минимумына тигез — 2026 елда бу сумма 17 547 сум тәшкил итә.
Стандарт 140 көнлек декрет ялында студентка 81 886 сум алачак. Катлаулы бала табу очрагында (156 көн) сумма 91 244,40 сумга, ә күп балалы йөклелектә (194 көн) — 113 470,60 сумга кадәр арта.
Түләүне рәсмиләштерү өчен медицина оешмасыннан хезмәткә сәләтсезлек турында белешмә һәм уку йортыннан көндезге формада укуны раслаучы белешмә тапшырырга кирәк. Гаризаны йөклелекнең 30 атнасыннан иртәрәк (күп балалы очракта — 28 атнадан) бирергә ярамый.
Документларны «Госуслуги» порталы, МФЦ яки СФР бүлегенең клиент хезмәте аша тапшырырга мөмкин.
Өстәмә мәгълүматны СФР сайтында, социаль челтәрләрдә (ВКонтакте, Одноклассники, Telegram) яки тәүлек буе эшләүче 8 800 100 0001 номеры буенча белешмә алып була.
Нет комментариев