Алар районыбызны тергезүдә юл ярып йөргән кешеләр
Элемтәләр

Алар районыбызны тергезүдә юл ярып йөргән кешеләр

Ютазы районы үзенең 35 еллыгын билгеләгән һәм бөтен республика белән бергәләп Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иткән көннәрдә районыбызны тергезүдә юл ярып йөргән кешеләр исеменә рәхмәт сүзләре аеруча аеруча дулкынландыргыч яңгырый.

Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, кунаклар, өстәл артына җыелучылар белән таныштырып, тантанада катнашучыларны җылы тәбрикләде. ТР Дәүләт советы депутаты Камил Гыйльманов, район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, районны төрле елларда җитәкләгән башлыклар — Сәгадәтулла Төхбәтуллин, Роберт Хәйруллин, Сирин Галиев, Марсель Шәйдуллин, районның рухи башлыгы Марат хәзрәт Мәрданшин, район ветераннар советын озак еллар җитәкләгән Зоя Глушкова, башкарма комитет һәм район советы бүлекләре, хезмәтләр, предприятиеләр ветераннары һәм башка бик күпләр бу. Ерак 90нчы елларда кече ватаныбызны чиста биттән тергез башлаган кешеләр димәк. Үз чыгышларында алар кыскача гына башкарылган эшләр, авырлыклар һәм җиңүләргә тукталды. Алар өчен бу көн — тормышының саллы өлеше, яшьлек дәрте, гади фикерләүне инкяр итеп, иң катлаулы хәлләрдән дә чыгу юлын табарга сәләтле хезмәт омтылышы.

Ул вакытта, үзгәрешләр һәм перестройка чорында, иске кануннар җимерелеп, яңалары туып кына килгән заманда, Ютазы районының киләчәге өчен җаваплылыкны нәкъ шушы дус, тату команда үз иңенә алды. Аларга шундук муниципаль мөнәсәбәтләр төзергә, яңа законнарны үзләштерергә, икътисади тотрыксызлык шартларында гадәти булмаган карарлар кабул итәргә туры килде. Алар бер-берсе һәм күрше төбәкләрдәге хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашты, бөртекләп диярлек заманча муниципалитет нигезен корды. Ул елларны искә алып, ветераннар, елмаеп, эш башлагандагы тыйнак шартлар турында бәян итте. Әмма бу шартлар аларның яшьлек дәртен сүндерә алмаган. Район гәзитенең нәкъ шул елларда ачылуы һәм үзенең данлы юлын дәвам итүе дә игътибарга лаек. Ул әлеге типографиянең барак төрендәге иске бинасында урнаша. Ул елларда район гәзите коллективының берничә бүлмәсе тоташ район яңалыклары йөрәгенә әверелә. Бу райондагы шундый төрдәге соңгы бина булгандыр мөгаен, әмма нәкъ шушы диварларда төбәгебез ельязмасы туа. Көнкүрештәге авырлыкларга карамастан, районның бердәнбер басма органы вакыйгаларны теркәүче булып кына калмый, шушы язмаларны тудырган журналистлар һәм штаттан тыш хәбәрчеләрнең тавышы ишетелгән югары трибунага әверелә дип әйтсәк тә, һич арттыру булмас. Өметле чор, үз көчеңә ышаныч һәм һәр башкарлыган эшкә чын күңелдән шатлану чоры була бу. 

Фото: Роза Ахмадеева, Ютаза-информ

Шушы дулкынландыргыч очрашуда бүгенге район эшчәнлегенә юл ярган кешеләрне бүген аларның эшен дәвам итүчеләр җылы котлады. Һәр чыгыш ясаучы үз чыгышында муниципалитетның бүгенге казанышлары төбәгебез чәчәк атсын өчен ныклы нигез корган өлкән буын вәкилләренең турыдан-туры казанышы булуын билгеләде. 

— Сез безнең тарих һәм безнең горурлыгыбыз. Вакыт сынауларында сынмаганыгыз өчен, гаять зур хезмәтегез һәм туган якка тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, — дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, бәйрәм чарасына килгәннәрнең дә, килми калганнарның да рәхмәт һәм хөрмәткә тулысынча лаек булуларын ассызыклап. Һәрвакыттагыча, район Мәдәният йорты солистлары ветераннарга үзләренең иң яхшы чыгышларын бүләк итте, чын күңел бәйрәме кәефе тудырды. Бу очрашу район тарихының кешеләр тарафыннан язылуын янә бер кат искә төшерде. Ничә генә ел үтмәсен, туган төягенә үз көчен һәм белемен багышлаган юл яручыларның өлешен бәяләп бетерү мөмкин түгел. 

P.S. Кич көне Республика көнен һәм районның 35 еллыгын бәйрәм итү «Энергия» стадионында дәвам итте, анда зур концерт программасы һәм район үсешенә саллы өлеш керткән ютазылыларны бүләкләү чарасы булды.


Нет комментариев