Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча еллык эшләргә йомгак ясалды.
Барлык чаралар «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
2026 елда республика урманчылары 2395,2 километр яңа минеральләштерелгән полоса сузган, шулай ук 4806,9 километр озынлыктагы гамәлдәге полосаларны яңарткан. Янгынга каршы 111,3 км юл салынган, ә 426,5 км юл реконструкция узган. Былардан тыш, урман массивларында 794 мәгълүмати стенд, иминлек билгеләре һәм күрсәткечләр урнаштырылган, халыкның ял итүе өчен 225 махсус урын төзекләндерелгән.
Республиканың Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, төзекләндерү эшләре урманнарны саклауның мөһим өлеше булып тора. Алар янгыннарны кисәтүгә һәм аларны тиз арада бетерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Министр фикеренчә, инфраструктураны системалы яңарту һәм халыкны вакытында мәгълүматландыру гадәттән тыш хәлләр куркынычын сизелерлек киметә.
Нет комментариев