Ветеринария хезмәте эшчәннәренең һөнәри бәйрәме кысаларында төбәкнең эпизоотик иминлеге сагында торучылар эшчәнлегенә тукталмакчыбыз.
31 августта билгеләнүче ветеринария эшчәне көнендә без районның баш ветеринария табибы, Ютазы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Вячеслав Александрович Гофман белән очраштык. Сүз ветеринария хезмәтенең гади эш көннәренә, терлекчелекнең ничек үзгәрүенә һәм бүген белгечләрнең нинди чакыруларга чыгуына кереп китте. Вячеслав Гофман әңгәмә барышында авылларда ветеринария хезмәте эшчәнлегенең беренче чиратта җәмәгать малларына һәм шәхси ихатадагы терлекләргә шактый бәйле булуын ассызыклады. Йорт хайваннары — этләр, мәчеләр дә игътибар таләп итә, әмма беренче урынга нәкъ авыл хуҗалыгы терлекләре чыга. Бу аңлашыла да: райондагы эпизоотик хәл үзвакытында үткәрелгән профилактика чараларына бәйле, димәк, азык-төлек хәвефсезлеге дә.
— Без елына ике тапкыр, — дип аңлата районның баш ветврачы, — көз һәм яз җәмәгать малларыннан инфекция авыруларын ачыклау максатында кан алабыз. Башка профилактика чаралары да үткәрәбез. Бик сирәк кенә кыргый хайваннардан инфекция йоктыру ише көтелмәгән очраклар да булгалый. Һәм без авыру таралмасын өчен ашыгыч чаралар күрәбез. Хезмәтебезнең төп бурычы шул. Бүгенге дөнья элемтәләргә бай, моның нәтиҗәләре дә аянычлы.

Ютазы районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә 19 кеше хезмәт сала. Бу ветеринария табиблары гына түгел, башка белгечләр дә. Әмма төп мәсьәлә, Вячеслав Александрович сүзләре буенча, югары белемле ветврачларга кытлык. Бу юнәлештәге вузларны тәмамлаучылар авыл җирлегендәге сыер малы белән шөгыльләнүгә караганда, шәһәрләрдәге «маэмай, мәчеләрне» дәвалауны өстен күрә. Моңа карамастан, районда эпизоотик хәл имин булып кала. Димәк, хезмәткәрләр үз бурычларын җиренә җиткереп үти.
Җәмәгать малларын асрау мәсьәләсен дә күтәрдек. Совет заманында һәркайда алар бәйләп асрала торган булган: һәр терлек абзарда беркетелеп куелган. Бүген сөт-товар комплекслары бәйләми асрауга күчеп бара. Маллар абзарда һәм тышта иректә йөри. Бу эшне механикалаштыру һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү мөмкинлеге бирә. Тискәре яклары да бардыр инде моның. Шуларның берсе — хайваннарның бер-берсенә һөҗүм итеп, җәрәхәтләнү хәвефе. Әмма бернишләп булмый, җәмәгать малларын җәйге лагерьларга, көз көне исә абзарда асрауга күчерү инде кичәге көн булып исәпләнә. Бүген заманча фермаларда гадәттә чиплаштыру кулланыла. Малкайларга һәр терлекнең сәламәтлек торышы турындагы мәгълүмат тапшырган махсус җайланма тегеп куела. Бу авыруларны башлангыч чорында ачыклау, рационны күздә тоту һәм сөт продукциясе хәвефсезлеген тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Кыскасы, заман үз таләпләрен куя.
Мәсәлән, бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре кешеләрне терлекчелек биналарына санпропускник аша үткәрүне тәэмин итәргә тиеш (йорт киемнәре шәхси шкафта калдырыла, чиста махсус өс һәм аяк киеме киелә). Ферма территориясенә кергәндә дезбарьер тәэмин итү мөһим. Машина, тәгәрмәчләрен зарарсызландыру өчен, тиешле эремә салынган ванна аша үтә димәк. Тыштан терлекләргә инфекция алып кермәс өчен. Ветеринария хезмәткәрләренең дә, авыл хуҗалыгы коллективлары җитәкчеләренең дә хезмәте энергия һәм финанс ягыннан чыгымлырак була бара димәк. Шуңа күрә бу тармакта аерым «оеткылы» кешеләр генә эшли ала. Бәхеткә, районда андыйлар бар. Аларның һөнәр осталыгы, җаваплылыгы һәм үз-үзен аямавы нәтиҗәсендә безнең маллар сәламәт, димәк, кешеләр тыныч.
Әйткәндәй. Ветеринария хезмәткәре көне Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы карары белән 2014 елның 11 июненнән билгеләнә. Бүген бу көн табиб-практикларны, лаборатория эшчәннәрен, галимнәрне, үзен хайваннарны дәвалау һәм саклау кебек игелекле эшкә багышлаган барча кешене берләштерә.
Нет комментариев