СВО яугирләре ил тынычлыгы өчен тавыш бирә
Ватанга тугрылык

СВО яугирләре ил тынычлыгы өчен тавыш бирә

Сайлау участокларында тавыш бирү — ул гади гражданлык бурычы гына түгел. Ватаныбыз сагында торучы егетләребез өчен бу — тормышларын куркыныч астына куеп, нәкъ менә шуның хакына көрәшкән тынычлыкка ирешүнең аңлы адымы

 СВО яугирләре сайлауның беренче көне — 18 сентябрьдә үз хокукларыннан беренчеләрдән булып файдаланды.

«Ютазы таңы» гәзитендә басылган мәкаләләрнең геройлары булган,  кыяфәтләре белән нык һәм күңелләре белән ачык булган чын ир-егетләр, тынычлык һәм тотрыклылык өчен үз тавышларын бирергә дип участокларга килделәр. Алар арасында: Артур Ядгаров, Евгений Яхин тормыш иптәше Светлана белән, Александр Краснов.

Алар һәрбер тыныч иртәнең кадерен беләләр. Үз тавышлары белән әлеге егетләр гаиләләре өчен иминлек, ата-аналары өчен хәвефсезлек һәм кызлары-уллары өчен бәхетле балачак сайлыйлар. Аларның сайлауда катнашуы — гражданлык җаваплылыгының иң яхшы үрнәге. Без нәкъ менә шундый кешеләрнең районыбыз һәм бөтен илнең киләчәген формалаштыруы белән горурланабыз. Рәхмәт сезгә, сакчыларыбыз! Хезмәтегез һәм ныклы карашыгыз өчен зур рәхмәт!


Нет комментариев