Бүген, 20 сентябрь — сайлауларның соңгы көне. Бәйрәкә-Тамак авылында яшәүче Рәфига Әюпова өчен бу көн икеләтә истә калырлык булды. Бу юлы 2803нче участок сайлау комиссиясе әгъзалары аңа тавыш бирү тартмасы белән генә түгел, ә чәчәкләр һәм бүләк белән килделәр.
Бәйрәкә-Тамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әһлиева белән бергә алар хөрмәтле ветеранны — Рәфига Әюпованы юбилее белән котладылар, аңа бүген 80 яшь тулды. Илнең киләчәге өчен үз тавышын ул өендә бирде.
Авылда Рәфига ханымны бөтен кеше белә һәм аны бик яратып «безнең Әлфия Авзалова» дип йөртәләр. Һәр концертта диярлек ул легендар татар җырчысының яраткан җырларын башкарган, концерт чыгышларына бөтен җанын салган.
Бусагада сайлау участогы әгъзаларын күргәч, аның күңеле нечкәреп китте. Юбилярның йорты туганнары һәм якыннары белән тулы иде, әмма сайлау комиссиясе тарафыннан игътибарлы булу аның өчен аеруча хөрмәт билгесе булды.
Рафига ханым үзенең төп теләкләрен бөтен илгә юллады:
«Барыгызга да сәламәтлек, уңышлы эш һәм иң мөһиме — тизрәк тынычлык урнашуын телим. Мин шуның өчен тавыш бирәм дә инде», — диде ул.
Ләкин җырсыз нинди бәйрәм була инде! Очрашу азагында Рәфига ханым кунакларга җыр башкарды. Авылның "Әлфия Авзаловасы"ның тавышы туган йорты стеналарында кабат яңгырады, һәркемгә бер җылы сүзнең көчен искә төшерде. Исәнлек-саулык нык булсын, ә җыр беркайчан да тынмасын!
Нет комментариев