Ютазылылар бөтен ил белән бергә сайлауларда катнаша
Ватанга тугрылык

Ютазылылар бөтен ил белән бергә сайлауларда катнаша

Бүген, 18 сентябрьдә, районның барлык 24 сайлау участогында да Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары астында беренче тавыш бирү көне тантаналы һәм горурлык хисе белән башланды.

«Олимп» спорт-савыктыру үзәгендә урнашкан 2829нчы участок сайлаучылары иртән иртүк — сайлау участогы ачылганчы ук тавышларын бирергә килгәннәр иде. Сайлау комиссиясе рәисе Лилия Клинышкова билгеләп үткәнчә, биредә сайлау кампаниясен уздыру өчен барысы да әзер.

— Федераль исемлекләр буенча безнең участокта сайлаучыларның гомуми саны 1514 кеше тәшкил итә, — диде Клинышкова.

Кешеләр чыннан да бик җанлы рәвештә тавыш бирергә килде. Сайлау кампаниясенә җәлеп ителгән хезмәткәрләр яттан белгән кул хәрәкәтләре белән паспортларын кабул иттеләр, исемлектәге фамилияләрен таптылар һәм бюллетеньнәрен суздылар. Сайлаучылар арасында шушы бинада ук гриппка каршы бушлай прививка ясатырга теләүчеләр дә табылды. Тавыш бирүчеләргә район музеена бушлай бару хокукы бирә торган брелоклар тапшырылды. Ә беренче тапкыр тавыш бирүчеләр өчен кечкенә бүләкләрәзерләнеп куелган иде. Безне Ютазы районында Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның барлык өч көне дә шундый оешкан төстә узачак дип уйларга нигез бар.


Нет комментариев