Кече Урыссу авылында яшәүче Зәйтүнә Шакирҗановага – 90 яшь
Җәмгыять

Кече Урыссу авылында яшәүче Зәйтүнә Шакирҗановага – 90 яшь

Кече Урыссу авылында гомеренең туксанынчы җәенә аяк баскан хезмәт ветераны Зәйтүнә Шәрип кызы Шакирҗанова яши торган йорт бусагасыннан бу көннәрдә кунак өзелмәде.

Азнакай районының Карамалы авылында дөньяга килгән кыз баланы язмыш җиле сугыштан соңгы авыр елларда инде исеме тарих битләрендә генә калган Чик-Бүләк авылына алып килгән. Шунда гомерлек яры белән танышкан һәм кавышкан яшь хатын биш балага гомер бүләк иткән. 65нче елларда хезмәт юлын умартачы булып дәвам иткән Зәйтүнә апа, гаиләсе белән Кече Урыссу авылына күченеп килгәч тә, кортлары янына, Чик-Бүләк урманына йөреп эшләгән.

Үз гасырында күпне күргән, күпне кичергән Зәйтүнә Шәрип кызы Шакирҗанованы олуг юбилее белән район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Кече Урыссу авылының беренчел ветераннар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Шакирҗанова тәбрик итте. Россия Президенты Владимир Путиннан да котлау открыткасы кабул иткән чал чәчле юбилярга газиз балалары, оныклары, оныкчыклары да изге теләкләрен юллады. Сүз уңаеннан, аларның саны илледән артык.


Нет комментариев