Якшәмбе иртәсендә Ташкичү халкы үз авылының 95 еллыгын бәйрәм итте.
Авыл клубы белән янәшә урнашкан ял мәйданында иртәдән яңгыраган дәртле көйләр үзенә бик күп халыкны җәлеп итте - авыл халкы, дуслар, ерак аралардан кайткан туган-тумачалар агылды. Бәйрәмгә җыелган халыкны Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев сәламләде. Кече Урыссу авылының дин әһеле Камил хәзрәт Абдуллин Ташкичү авылының бер гасырлык әбиләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлаулар авыл үзешчәннәре чыгышлары белән үрелеп барды.
Нет комментариев