Яңа Каразирек авылында яшәүче Зөлфия Гафиятова хезмәте белән күркәм
Җәмгыять

Яңа Каразирек авылында яшәүче Зөлфия Гафиятова хезмәте белән күркәм

Язмам яшәешкә матурлык, нур өстәүче һәм тормышны яктыртучы тәрбия чыганагы булырдай кичәләрне югары дәрәҗәдә үткәрү өчен бар сәләтен һәм тырышлыгын куеп, үз хезмәтеннән ямь һәм тәм табып эшләүче авылыбызның мәдәният учагы мөдире Зөлфия Гафиятова турында.

Зөлфия белгечлеге буенча төзүче. Әмма гаилә төзегән яшь кызга авыл җирендә һөнәре буенча эш урыны әлләни сайларга туры килми. Менә инде ул өзлексез 12 ел дәвамындә, клуб эшчәнлегенең графигы нигезендә, календарьдагы һәр кызыл датаны югары дәрәҗәдәге әзерлектә үткәрә. Бу эш күп хәстәрлек, талант һәм матди чыганаклар таләп итә. Әлеге тынгысыз эштә Зөлфиянең гаиләсе - томыш иптәше Фирдәүс, уллары Эльвир - югары белемле агроном, Фәйрүз - югары белемле мал табибы - һәрчак аңа таяныч. Быелгы Яңа елны каршы алу бәйрәмен генә алсак та, зал бизәлеше, бай эчтәлекле кичә программасы һәркемдә зур канәгатьлек хисе тудырды.

Авылдашлар үз итеп, яратып, "халык артистлары" дип йөртә торган Ильмира Исламова, Мөзәянә Галиева, Асия Вәлиева, Римма Сабитова, Гөлнәзирә Каюмова, Сиринә Шәрәпова, Таһир Кәримов сәхнә тотканда, чынлап та, киң танылган артистлар бер читтә торсын. Ә балалар иртәләре - кечкенә катнашучыларның һәркайсында онытылмас тәэсирләр калдыра. Зөлфия ханым тормыш иптәше Фирдәүс ярдәме белән бер генә сабыйны да бүләксез калдырмый. Бүген югары уку йортында белем алучы Сиринә Шәрәпованың нәни артистларга үз-үзеңне сәхнәдә тоту серләрен өйрәтүе, алар белән төрле чыгышлар оештыруы, әкиятләрне сәхнәләштерүе дә авылыбызның мәдәни тормышына яңа сулыш өрде.

Безнең Зөлфия һәркемнең күңеленә ачкыч таба, кешеләрне мәдәният учагына тарта белә. Бу - туган авылыңның киләчәген, аның яшәешен кайгырту дигән сүз. Узган елда Яңа Каразирек авылында халык көче белән ясалган фельдшер-акушер пункты ачылды. Тик аның ишегенә бәйләнгән ал тасманы кискәнче, бинага ремонт ясау, буяу, чистарту кебек эшләрне башкару таләп ителде. Әлеге эшкә дә Зөлфия Гафиятова авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев белән бергәләп алынды. Бу - аның турыдан-туры вазифасына керми, бу кеше халык сәламәтлегенә битараф түгел. Шуның өчен аңа авыл халкы бик тә рәхмәтле.

Данның төбе - хөрмәт, хөрмәтнең төбе - хезмәт, ди халкыбыз. Авыл халкы гына түгел, Яңа Каразирек авыл клубы мөдире Зөлфия Гафиятова башкарган хезмәтне Татарстан Хөкүмәте дә югары бәяли: республиканың Мәдәният министрлыгы һәм мәдәниятне үстерү үзәге, "Бердәм Россия" партиясе һәм район җитәкчелегенең рәхмәт хатлары һәм күп санлы мактау кәгазьләре шул хакта сөйли.

Гомер - агымсу, үтә дә китә икән ул. Безнең Зөлфиябез дә пенсия яшенә килеп җитте. Изге урын буш тормый диләр, кешесе табылыр, әмма бу хезмәтне аның кебек яратып, авыл халкы белән уртак тел табып эшләрдәй мәдәният белгече булыр микән соң ул кеше?! Безне бүген менә шушы сорау борчый. Аллаһы Тәгалә Зөлфияне сәламәтлектән аермасын, шул очракта ул бездән, үзенең рәхмәтле тамашачысыннан аерылмас дигән өмет чаткысы күңелләрне җылыта.


Нет комментариев