Ютазы районында 2017 елда туган беренче баланы һәм беренче өйләнешүчеләрне хөрмәтләделәр
Җәмгыять

Ютазы районында 2017 елда туган беренче баланы һәм беренче өйләнешүчеләрне хөрмәтләделәр

Урыссу бистәсендә туган беренче сабыйга Злата дип исем кушканнар. Аның бәхетле әти-әнисе Лиана һәм Александр Афанасьевларга Ютазы районы загс бүлеге белгечләре 1 санлы туу турында таныклык тапшырды.

Шуны билгеләп узарга кирәк, кыз дөньяга 1 гыйнварда килгән һәм гаиләдә икенче бала булып туган. Яңа өйләнешүчеләрнең беренче пары 6 гыйнварда теркәлгән. Алсу һәм Альберт Гобәйдуллиннарны гаилә тормышын бергә башлаулары белән загс бүлегенең баш белгече Гөлназ Фаздуллина тәбрикләде.


Нет комментариев