Бүген Урыссу бистәсендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман булып китте.
Республикада икенче ел эшләүче "Парклар һәм скверлар елы" проектының гамәлгә ашуын белән якыннан танышу сәбәпле Ютазы районына килгән Фишман район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина озатуында беренче эш итеп балалар үзәк паркын үзгәртеп кору эшләре белән танышты. Эш барышында туган проблемалар белән кызыксынды. Кунак Чкалов исемендәге скверда булды. Күптән түгел генә үз ишекләрен ачкан "Очрашу урыны" Наталия Фишман да зур тәэсир калдырды.
Нет комментариев