Путин Татарстанның өч түрәсенә һәм Җаворонковка рәхмәт белдергән
Русия Президенты Владимир Путин Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятләре башлыгы Владимир Җаворонковка рәхмәт белдерде.
Тиешле күрсәтмә хокукый актларны рәсми бастыру сайтында урнаштырылган. Бу бүләк җәмгыять өчен әһәмиятле чараларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашкан өчен бирелде.
Моннан тыш, Казан Башкарма комитетының шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе башлыгы Марсель Габделхаковка һәм Казан шәһәре думасы сәркатибе Альбина Рәфыйковага да рәхмәт белдерелде. ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та шундый ук бүләккә лаек булды.
Шунысын да билгеләп үтик, бу татарстанлыларга әлеге айда гына бирелүче беренче бүләк түгел. Мәсәлән, 10 декабрьдә Русия лидеры ТР Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдиновны "Ватан алдындагы казанышлары өчен" II дәрәҗә ордены медале белән бүләкләде. Шул ук вакытта Татарстанның халык артисты, дөнья операсы йолдызы Илдар Абдразаковка "Русиянең халык артисты" дигән мактаулы исем бирелде.
Исегезгә төшерәбез, 2 декабрьдә "КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогинга ил алдындагы хезмәт казанышлары һәм ватан машина төзелешен үстерүгә керткән өлеше өчен Русия Хезмәт Герое исеме бирелде. Моннан тыш, тагын 11 татарстанлы бүләкләнде, алар арасында Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры директоры Рауфаль Мөхәммәтҗанов та бар, ул "Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев