Татарстанда хәзер аучылык билетын алу өчен имтихан тапшырырга кирәк була
2025 елның 1 сентябреннән Татарстанда аучылык билетын алуның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Хәзер һәр теләүчегә имтихан бирергә һәм аучылык минимумын белүен расларга туры киләчәк, дип хәбәр итте республиканың Биоресурслар буенча комитеты рәисенең урынбасары Радик Мутахаров, дип яза «Вести Татарстан».
Программага иминлек таләпләре, ау кагыйдәләре һәм кыргый хайваннар биологиясе нигезләре керә. Ләкин бу гына аз — шулай ук гамәли күнекмәләрне дә үзләштерергә кирәк: корал белән эш итү, беренче ярдәм күрсәтү, җирлектә юнәлеш табу һәм табышны эшкәртү. Имтиханга ике ысул белән әзерләнергә мөмкин. Беренчесе — аучылыктан файдаланучыда уку курслары узу. Икенчесе — программаны мөстәкыйль өйрәнү, ләкин аннары биш елдан ким булмаган стажы булган ике аучының тәкъдимнәре кирәк булачак.
Имтиханның үзе ЮХИДИда белем тикшерүне хәтерләтә. Кандидатка 100 сорауга җавап бирергә туры киләчәк, һәм дөрес җаваплар 75тән ким булмаска тиеш.
Мутахаров билгеләп үткәнчә, яңалыклар статистикага нык тәэсир итте — аучылык билеты рәсмиләштерергә теләүчеләр саны ун тапкыр диярлек кимеде. Элек күпләр документны корал сатып алу өчен генә ала иде, ә хәзер процесс җитдирәк һәм аңлырак булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев