Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

“АгоМир” ҖЧҖ: шартлар бар, тик алар файдаланылмый

Бүген район башлыгы Аяз Шафигуллин “АгроМир” җәмгыятендә кышлау барышы белән танышты.

 

Беренче эш итеп ул сөт комплексына узды һәм маллар туклана торган азыкның сыйфатына карата зур канәгатьсезлек белдерде. Сусыл азык артык дымлы һәм аның составындагы салам артык озын. Димәк, миксер дөрес көйләнмәгән. Шушы ук шелтә ташланган сыерлар рационына карата да әйтелде. Кардаларда саламның җитәрлек булмавы да район җитәкчелеге тарафыннан тәнкыйть ителде.

“АгроМир” җәмгыяте районда мөгезле эре терлек тоягын дәвалый торган аппартка ия булган бердәнбер хуҗалык. Әмма арада авыру аяклы сыерлар шактый булуы малларга “педикюр” ясалмау турында сөйли. Гәрчә тиешле журналда язулар алып барылса да... Районның баш мал табибы Наил Усманов хуҗалык җитәкчелегенә тоякларны эшкәртү өчен су җылыта торган җиһаз сатып алырга һәм район ветеринария хезмәтенә тоякларны дәвалау өчен заявка бирергә киңәш итте.

Аяз Шафигуллин бозаулар язмышы белән дә кызыксынды. Яңа туган бозаулар аерым читлекләрдә яши. Алар алдында - престартер, кукуруз орлыгы һәм су. Угыз базасы оештырылган. Аның тыгызлыгын тикшерү приборы да бар. Әмма маллар арасында үлем-китем кимеми. Төп сәбәп – тулы кыйммәтле ашату булмау белән бәйле, гәрчә бүгенге көндә хуҗалыкта чит илдә җитештерелгән катнаш азык цехы алты төрле рецепт буенча эшли һәм фермада куе сөттән чыккан бозауларны моноазыкка күчерү өчен бөтен мөмкинлек бар. Фермада үлем-китемнең тагын бер сәбәбе – малларның бер урында артык тыгызлыгы. Бу проблемадан котылу һәм бозауларның гомерен озынайту өчен яңа торакка күчәргә кирәк. 

Илмира ГАЛИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X