Ютазы урманнары төбәкнең яшел калканы булып хезмәт итә
Календарьдагы истәлекле көн

Ютазы урманнары төбәкнең яшел калканы булып хезмәт итә

Быел 20 сентябрьдә билгеләнәчәк Урман хуҗалыгы хезмәткәре көне алдыннан без Ютазы участок урманчылыгы урманчысы Айдар Әхтәм улы Нигъмәтуллин турында бәян итмәкчебез.

Аның язмышы кече ватанына ныклап бәйләнгән

Айдар Әхтәмович бу эштә озак еллар инде. 1984 елда Иске Урыссу авылында туган ул. Биредә аның балачагы узган, биредә мәктәпне тәмамлаган һәм мәңгелеккә туган җирендә тамыр җибәргән. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, үсмер гомерлек һөнәрен сайлаган. Ул Лубянский авыл хуҗалыгы техникумына  (хәзер — Лубянский лесотехника колледжы). Ярты гасырлык тарихы булган бу уку йорты республиканың урман байлыгын саклаучы һәм арттыручы меңләгән белгечне әзерләп чыгарган.

Шәхси фотоархивтан Фото

2003 елның мартында диплом алып, апрельдә Айдар Әхтәмович туган районында урман хуҗалыгы мастеры вазыйфасында эшкә керешә. Ниъмәтуллинның хезмәт кенәгәсендә бер генә язма. Бу һөнәргә тугрылык һәм үз эшеңә бирелгәнлек турында бәян итүче үзенчәлекле очрак. Бердәнбер искәрмә – хезмәт баскычыннан югары үрләү. Ул Ютазы участок урманчылыгының  участок урманчысы дәрәҗәсенә күтәрелә. Бүген дә шушы вазыйфада ул,  Ютазы урманнарының саклаучысы-яклаучысы.

Урман хуҗалыгы – тоташ дөнья ул

Айдар Ниъмәтуллин иңнәрендә – урманнарны янгыннардан һәм корткычлардан саклауга бәйле эшчәнлек. Бу эшчәнлек киләчәк буыннар турында хәстәрлеккә тоташа дисәк тә, һич арттыру булмастыр. Ул яшьләрне тәрбияләүгә зур игътибар бүлә. Ютазы мәктәп урманчылыгының  һәм “Яшел патруль” яшь натуралистлар отрядының актив әгъзалары – урманчылыкта еш кунак.

Шәхси фотоархивтан Фото

Алар белән очрашуда Айдар Әхтәмович балалар өчен район урманнары картасы буенча мавыктыргыч экскурсияләр үткәрә, флора белән таныштыра һәм һөнәр нечкәлекләрен уртаклаша. Ул урманнаы яхшы белә һәм башкаларны да мавыктыра ала. Айдар Нигъмәтуллинның хезмәте район, республика һәм федераль дәрәҗәдәге күп бүләкләргә лаек булган.  Аның күпьеллык, фидакарь хезмәтенә лаек бәһа бу.

 

Районның экологик мохитен саклау өчен көрәшкә

Әйткәндәй, язмабыз каһарманы читтән торып Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы факультетын тәмамлаган. Бүген урманчы иңнәрендә – яшел калкан турында тупланган белем һәм ул җавап тоткан 14 600 гектар урман.

- Безнең урманнар матурмы? – дип кабатлап сорый ул минем сорауны. Һәм ике дә уйлап тормыйча, җавап бирә:  

- Бик матур!

Шәхси фотоархивтан Фото

Чыннан да, шәһәр-авылдан читкә чыксаң, моңа үз күзләрең белән күреп инанасың. Менә хәзер, ди Айдар Әхтәмович, урманнарда алма җыярга мөмкин, балан уңышы мул, ул кызарып пешкән, үз сәгатен көтә. Хуҗаларча карасаң, табигать муллыгын кызганмый ул.

- Урман янгыннары күренми бугай әлегә? – дип кызыксынам мин.

- Әйе, - дип тыныч кына җавап бирә ул. – Беренчедән, халык арасында үткәрелгән профилактика эшли. Икенчедән, күптән түгел урманда учак ягарга һәм ял оештырырга яраткан яшь буын вәкилләре үзеннән-үзе югалып бара. Үсеп җиттеләрме, таралышып беттеләрме. Бүген урманга асылда өлкән буын вәкилләре йөри. Алар исә урман нигъмәтләренә сак карый, җиләкле, гөмбәле урыннарны белә.

Элек урманда бер генә төп аунап яткан агач та табалмый идек дигән фикер яши. Урманнар шулкадәр чиста була иде. Бүген дә бу шулаймы дип кызыксынам.

- Урманнар хәзер дә чиста, - дип ышаныч белән җавап бирә Нигъмәтуллин. – Әлеге дә, баягы, хәзер урманга әхлаксыз кешеләр йөрми. Өстәвенә, авылларда чүп савытлары куелу сәбәпле, чүп-чарны урманга ташымый башладылар. Кызганычка, элек бу күренешкә очрый торган идек. Корыган куакларга килгәндә, әле күптән түгел генә авыл халкы аны җыеп алып кайта торган иде, мунча ягалар иде. Иртән ягып куялар, кичтән чабынырга баралар. Утын күп кирәк иде. Бүген тимер мичләр кулланыла, яктың – бер-ике сәгатьтән кер әйдә рәхәтләнеп. Йортлар да газ ягып җылытыла. Авыл халкы да кимеде.

Шәхси фотоархивтан Фото

Әмма, дип ассызыклый урманчы, урманнарны савыктыру дәвам итә һәм йөз, мең ел узгач та дәвам итәчәк. 2010 елгы гаять нык эсселектән соң бик күп каеннар корыган. Бик азлары гына исән калган. Нигъмәтуллин сүзләре буенча, зәгыйфьләнгән агачлар бактерияле су чәчәге белән авырган. Кәүсәләр саргайган, ботакларда бер генә яфрак та калмаган димәк. Урман эшчәннәре зарарланган агачларны кисеп, алар урынына яшь имән, нарат, корычагач үсентеләре утырткан. Тамыр системасы өстә булу нәтиҗәсендә каеннар корылыкка артык нык бирешә дигәннәре дөресме дип сорыйм.

Шәхси фотоархивтан Фото

Айдар Әхтәмович:  

- Берникадәр дәрәҗәдә дөрес. Корылыкны авыр кичерә алар. Шул ук вакытта яшь каеннар өлкәннәргә караганда авыруларга азрак бирешә.

Узган елларның тагын бер бәласе – коры үлән яндыру. Бүген бу рөхсәт ителми. Ут-ялкын урманга күчәргә, иң мөһиме – былтыргы үләнне генә түгел, барлык тереклекне – тычканнар, суалчаннар, бөҗәкләр, кош ояларын юккка чыгарырга мөмкин. Табигать тәңгәллеген саклау өчен алар бик кирәк. Әйткәндәй, хайваннар турында. Урыссудагы чыпчыклар кайда булган дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

- Белмим, барысы да минем янга күчкәндер, - дип елмая ул.

- Чыннанмы?

- Әйе. Мин Иске Урыссуда үз йортым белән яшим. Тавыкларга җим сиптең исә көтүе белән чыпчыклар килеп төшә. Урак чорында басу-кырларда да җим күп. Кышка торак үзәкләренә кайта алар.

Әйткәндәй, Нигъмәтуллин урманчы гына түгел, хуҗалыгы да ныклы аның: ихатасында үгезләр асрый,  умартачылык белән шөгыльләнә. Аның алыштыргысыз ярдәмчеләре – хатыны Светлана һәм 15 яшьлек улы Илназ. Хайваннар дөньясы турында сөйләгәндә, безнең урманнарда кабан дуңгызлары, пошилар, бурсык, кыр кәҗәсе, селәүсен, куяннар, төлке, басуларда байбаклар көн күрә.

Шәхси фотоархивтан Фото

Урман тулыканлы, башкалар яшерен тормышы белән яши. Әмма Ютазы урманнарының төп бурычы, Айдар Әхтәмович сүзләре буенча, саклау. Алар районның, җирлекләрнең  сәламәт  экологик мохитен саклый. Җилләргә каршы тора, туфракны корудан һәм эрозиядән саклый. Сөзәк тау битләрендә террассалау ысулы кулланыла.

Шәхси фотоархивтан Фото

Димәк, агачлар күтәрмәләп утыртыла, бу яңгыр һәм кар сулары туфракны юдырмасын, аны җимермәсен өчен эшләнә. Машиналардан чыккан газлардан саклау турында сөйләп торасы да юк. Ютазы участок урманчылыгында шушы мөһим вазыйфада 8 кеше хезмәт сала. Зур булмаган, тату команда. Дөресен әйтим,  урманда күптәннән булганым юк. Бездәге урманнарга керсәң, үзеңне башка планетага барып чыккан кебек хис итәсең. Сулавы җиңел, зиһен ачыла, ә күңел... үз йортына кайтып кергән кебек.

Бернинди сәяси аңлашылмаучылыклар, бернинди ыгы-зыгы юк – бары тик тормыш, көч-куәт арта. Юк икән шул, бармыйбыз урманнарга... Урман эшчәннәре фикеренчә, кайчак кешегә туктап, тирә-якка күз салу зарур. Менталь сәламәтлекне саклар өчен. Бу биләмәләргә үз баласы кебек итеп, табигать байлыгы итеп, кече ватаныбызның үпкәләре итеп караган хезмәт булу – бик кирәкле шәйдер. Чөнки урман – агачлар гына түгел әле. Ул безне саклаучы яшел калкан. Һәм безнең тарих, безнең киләчә


Нет комментариев