Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Алабакүл авылыннан Руслан Әгъзамов совет чоры тарихы белән кызыксына

Руслан гаиләсе белән яши торган ике катлы йорт подвалында, хуҗалык өчен кирәкле булган инвентарьне бераз кысрыклап, бушаган киштәләрдә үз экспонатларын урнаштырган.

 

- Ни өчен мин совет чоры предметлары җыя башладыммы? Чөнки Дөнья челтәрендә утырганда, еш кына минем кебек яшь кешеләр иҗат иткән зур булмаган музейларга тап буласың. Ә мин кай җирем белән ким алардан? Шуңа күрә мин дә үз музеемны оештырырга булдым. Аның киштәләреннән беренче булып урын алган әйберләр арасында совет чорында ясалган эмальле бидон, кер юу тактасы, газ горелкасы һәм сифон, - дип үз хоббие турында тәмләп сөйли башлады әңгәмәдәшем.

Руслан барлыкка китергән музей киштәләрендәге экспонатлар тематика буенча урнаштырылган. Бер киштәдә – йорт инвентарьләре: “Рекорд” телевизоры, “Сатурн” кәтүкле магнитофон, самавыр, “Смена” фотоаппараты, радиоприемник, “Янтарь” сәгате, борынгы тимер үтек, 1984 елда Болгариядә ясалган телефон; икенче киштәдә – совет чоры балалары уйнап үскән уенчыклар; өченчесендә – ил белән коммунистрлар партиясе идарә иткән дәвердә бастырылган матбуган басмалары, открыткалар, дипломнар... Музей киштәләрендә борынгы керосин лампаларын, иске тимер шугалак һәм агач чаңгы, чабата һәм башка бик күп әйберләрне очратырга мөмкин. Совет чорында биш ел саен игълан ителгән социалистик ярышларда җиңүчегә бирелә торган вымпел һәм РСФСР флагы белән аеруча да горурлана торган үсмер турындагы язма белән район гәҗите битләрендә укып танышырга мөмкин.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев