Респиратор инфекция билгеләр барлыкка килгән очракта, ничек дөрес эш итәргә? Паникага бирелергә кирәк түгел. Әгәр хәлегез юк икәнне сизәсез икән, өйдә калыгыз һәм гади генә саналган кагыйдәләрне үтәгез.
Әгәр сездә:
* температура 38 Ска кадәр
*җиңел баш авырту
*кечкенә ютәл һәм тамак кытыклап тора икән
* туңу
*томау
* тәм һәм ис сизү югалса
* сулыш алуда кыенлыклар булмаса
COVID-19 белән авыручы кешеләр белән элемтә булу-булмауга да карамастан үзегезнең хастаханәгезгә мөрәҗәгать итегез.
*өч көннән артык температура сакланса
* көчле баш авырту тойсагыз
* тәннәрегез сызласа
* һава җитмәү хисе булса
COVID-19 белән авыручы кешеләр белән элемтәдә булу-булмауга да карамастан, үз хастаханәгездән табибны йортыгызга чакырыгыз.
Үз поликлиникагыздан өйгә табиб чакырыгыз
*өч көннән артык температура 38,5 С дан югарырак торса.
*көчсезлек
*бизгәк тоту
* тын кысылу
*күкрәк турысында авырлык хисе
*сез COVID-19 белән авыручы кеше белән контакка булдыгыз һәм сез 65 яшьтән өлкәнрәк кеше икән – ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.
Салкын тию авырулары, грипп һәм коронавирус эпидемиясе сезоны вакытында үз сәламәтлегеңә һәм якыннарыңа зур игътибар таләп итә.
Барлык сораулар буенча бердәм белешмә хезмәте телефоны 8-800-222-59-00 (көн саен, 7.30 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр) буенча шалтыратырга мөмкин.
Нет комментариев