Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

“Балкыш” фестивале иң яхшыларны сайлый

Гаилә паркында, ачык һавада, “Балкыш” республика ветераннар фестиваленең икенче этабы узды.

Мәдәни чарада 23 үзешчән сәнгать остасы биш концерт номеры белән чыгыш тотты. Алар арасында ике иҗат коллективы бар иде. Иң яхшы дип табылган номер белән үзешчәннәр фестивальнең Казанда узачак йомгаклау концертында катнашачак.

Шуны әйтергә кирәк, “Балкыш” республика фестиваленең беренче этабында 409 үзешчән үз осталыгын күрсәтте.

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X