Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Байлар авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

Бүген булып узган бәйрәм чарасында Аяз Шафигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Светлана Самонина, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм авыл халкы катнашты.

Клуб алды территориясендә кадерле кунакларны “Ютазы йоздызлары” халык бию ансамбле каршы алды. Клуб фойесында кул эшләре күргәзмәсе эшләде. Ютазы районы кунагы Ленар Хәкимҗанов җирле осталар ясаган эшләнмәләрне сокланып күзәтте. Аның күңеленә Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең атаклы рәссамы Камил Ибраһимов ясаган картиналар да хуш килде.

Байлар авылы мәдәният йортының яңа канәфиләр һәм сәхнә пәрдәләре белән тәэмин ителгән зәвыклы тамаша залына җыелган кунакларны сәламләп, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов әлеге мәдәният учреждениесенең чын мәдәни тәрбия учагына әверелүен теләде. Ул Байлар авылы клубын яңа йорт туе белән котлап, аның директоры Руслан Исламовка 100 мең сумга сертификат тапшырды. Ленар Сәетҗан улы Урыссу балалар сәнгать мәктәбе педагогы Камил Ибраһимовны һәм Салкын Чишмә авылы китапханәчесе Зәһинә Ибраһимованы күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен ТР Мәдәният министрлыгының мактау грамоталары белән билгеләп узды.

Тантананы район мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары дәвам итте. Өр-яңа сәхнәдә башкарылган матур җырлар һәм ялкынлы биюләр тамашачыларның көчле алкышына күмелде.

Эш сәфәрен дәвам итеп, Ленар Хәкимҗанов Яссытугай, Димтамак, Алабакүл мәдәният учреждениеләрендә булды, әлеге биналар торышы белән якыннан танышкан республиканың мәдәният министры урынбасары ютазылыларга мәдәни учреждениеләрне киләчәктә дә төзү һәм булганнарын капиталь ремонтлауда мөмкин кадәр ярдәм кулы сузарга вәгъдә итте.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Фотогалерея:http://yutazy.ru/photo/v-sele-baylarovo-sostoyalos-to..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев