Бәйрәкә авылында 2020 елда үзара салым тулы күләмдә җыелган.
Республика бюджетыннан дүрт тапкырга артып кайткан әлеге социаль салым хисабына авылның Пушкин урамында юл ремонтланган, балалар уен мәйданчыгы сатып алынган һәм якын көннәрдә зиратларның ихаталарын төзекләндерү планлаштырыла, дип авыл депутатлары һәм яшәүчеләр белән очрашуны башлады Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина.
Республика программасы буенча авыл территориясендә авыл юллары, урам утлары тәртипкә салына. Быел өр-яңа авыл советы бинасы төзелә. Моннан берничә ел элек балалар бакчасы капиталь ремонтланган булса, киләсе елда бу эш авыл мәдәният йортында башкарылачак. Бәйрәкә авылында республиканың “Чиста су” программасы буенча да су линияләрен алмаштыру буенча чаралар күрү өч ел дәвам итә. Әлеге эшнең артык озакка сузылуы гражданнар җыенында катнашкан Аяз Шафигуллин да күп сораулар тудырды һәм ул бу эшне ахырына җиткерү өчен проблемагы тирәнтен өйрәнергә вәгъдә итте.
Халык үзәк урамда тротуар салу мөмкинлеге белән кызыксынды. Бу сорауны чишүнең ике юлы тәкъдим ителде – үзара салым яисә иң төзек муниципаль берәмлек арасында уза торган республика бәйгесендә грант оту хисабына.
Чара күңелле миссия белән тәмамланды. Аяз Шафигуллин “Татарстан Республикасының 100 легендар бренды” өчен тавыш җыюда җиңү яулаган “Гобәйдия” музей комплексы җитәкчесе Әлфия Хаҗиеваны билгеләп узды.
Нет комментариев