Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бәйрәкә авылының мул уңышлы кырында киңәшмә

    Бүген Ютазы районы агросәнәгать комплексы җитәкчеләре “АгроМир” җәмгыятенең рекордлы уңыш бирә торган иген кырында оператив киңәшмәгә җыелды.

    Бәйрәкәлеләр уҗым бодаеның һәр гектарыннан 87 центнер бөртек суктыралар. Әлегедәй югары күрсәткечләр фантастика дөньясында гына була кебек тоелса да, җитәкчеләр акрын гына ашлык суктырып йөргән биш данә комбайнның бункерларының күз ачып йомган арада тулуын ак көнләшү хисе белән күзәтте. “Бодай бик яхшы уңды. Ике кырны тапкыр урап килүгә бункер тула”, - диде механизатор Рәфис Насыйров.

    Тагын бер кат көзге культураларны үстерү технологиясе турында сөйләшкән җитәкчеләр бер фикергә килде – ничек кенә авыр булмасын, минераль һәм биологик матдәләр кулланмыйча бөртеклеләрдән үз чыгымнарны каплардай күләмдә уңыш үстереп булмый.

    Чарада катнашкан район муниципалитеты вәкилләре аграрчыларны урак башлану белән котладылар һәм мул уңышлы эш көннәре теләделәр. Шул ук вакытта алар җитәкчеләрне техника куркынычсызлыгы шартларын үтәү турында тагын бер кат искәрттеләр.

    Илмира ГАЛИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: