Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Димтамак авылыннан Әхмәдишиннар гаиләсендә сиксәненче алтын көз

Димтамак авылында гомер итүче Рәсимә һәм Ринат Әхмәдишиннар сентябрь аенда 80 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте.

Алар икесе дә тумышлары белән Димтамак авылыннан. Икесе дә сугыш чоры баласы. Тик Ринат абыйга гына беркайчан да “әти” дип дәшәргә насыйп булмый: тугыз айлык улын калдырып фронтка чыгып киткән Минша ага кире әйләнеп кайтмый. Балачагында бик күп гаделсезлекләрне татып үскән Ринат Әхмәдишин тормышта бик гадел һәм кырыс кеше була. Әлбәттә, үз файдасына түгел. Ул үзенә ышанып тапшырган хезмәтне зур төгәллек белән башкару өчен бернинди дә тайпылышка бармый. Аның бик гадел һәм катгый хезмәткәр булуын район газ эксплуатация хезмәтеннән килгән элекке хезмәттәшләре дә ихлас күңелдән билгеләп үтте.

Ринат ага белән кулга-кулга тотынып 59 ел тормыш юлыннан атлаучы хәләл җефете Рәсимә апа кырык елдан артык туган авылында сыер савучы булып эшли. Аның гасырына фермада кул көчен файдаланган чор да, савым аппараты кулланыла башлаган чор да туры килә. “Без һәрвакыт тырышып эшләдек, сөтне күп саудык. Безгә бүләк итеп бозау биргән вакытлар да булды. Ул бик кыйммәтле бүләк булып саналды һәм аны барлык эшчеләргә дә бирмәделәр”, - дип искә ала юбиляр.

Рәсимә һәм Ринат Әхмәдишиннарны 80 яшьлек туган көннәре белән район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова да чын күңелдән тәбрик итте. Ул Димтамак авыл җирлегенең элекке беренчел ветераннар оешмасы рәисе Ринат Минша улын яхшы оештыручы, тынгысыз һәм җаваплы кеше итеп билгеләп узды. Ә җәмәгать эше белән шөгыльләнергә була шул вакытта, әгәр синең янәшәңдә аңлый торган, сабыр һәм зирәк юлдашың булганда. Зоя Васильевна Рәсимә ханымны нәкъ менә шундый кеше дип бәяләде.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X