Фермер Ансель Вафауллин терлеге белән цифрлы программа идарә итә
Бүген “Вафауллин Ансель” крестьян-фермер хуҗалыгында “Татарстан Республикасының база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру” темасы астында республика зона семинар-киңәшмәсе узды.
Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Илдар Ногоманов, республиканың Ютазы, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Әлмәт районнары вәкилләре катнашты.
Аларга алдынгы технологияләрдән төзелгән күргәзмә белән танышу мөмкинлеген республика тәэминатчылары гына түгел, аның чикләрендә эшләүче предприятиеләр дә тудырды.
Көннең беренче өлешендә кунакларны Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин сәламләде. Чараны дәвам итеп, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” дәүләт казна учреждениесе начальнигы урынбасары Гөлүс Баяҗитов республиканың база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру белән бәйле вәзгыять турында сөйләде. “Терлекчелек тармагын цифрлаштыру – ул киләчәк түгел, ул бүгенге чынбарлык”, - дип ассызыклады белгеч.
ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Илдар Ногоманов республикада мөгезле эре терлек сакланышы һәм малларны идентификацияләү турында чыгыш тотты. “ДеЛаваль” компаниясе консультант-технологы Татьяна Эткеева “Вафауллин Ансель” КФХда DEL PRO көтү белән идарә итү программасын кертү һәм аның өстенлекләре турында сөйләде.
Семинар-киңәшмәнең гамәли өлешенә күчкәнче, чарада катнашучылар “Вафауллин Ансель” хуҗалыгында “Авыл территорияләрен комплекслы тергезү” дәүләт программасы буенча төзелгән йорт белән таныштылар.
Фермада җыелган белгечләрне фермер Ансель Вафауллин алты айга кадәр бозауларны үстерү технологиясе белән таныштырды. Шунда ук “РИВЦ” АҖ белгечләре яңа туган бозауларны унификацияле номерлар белән идентификацияләү һәм аларны махсус онлайн программада теркәү тәртибен гамәлдә эшләп күрсәтте.
Чарада катнашучылар шулай ук фермер Ансель Вафауллин җитәкли торган хуҗалыкта малларны ашату технологиясе, хезмәткә түләү системасы һәм товарлыклы сөт фермасының икенче чираты төзелеше белән дә танышты.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
Фото:http://yutazy.ru/photo/seminar-po-zhivotnovodstvu-proshel-v-yutazinskom-rayone
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев