Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Иске Урыссу авылында халык җыены

Бүген район муниципалитеты вәкилләре һәм Иске Урыссу авылы депутатлары авыл гражданнары белән очрашты.

Чараны башлап, Урыссу авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Фәния Әминова авылдашларын үзара салым хисабына башкарылган эшләр турында мәгълүмат җиткерде. Берникадәр вакыт элек авылда эчәргә су кытлыгы туган иде. Бүгенге көнгә бу сорау уңай чишелеш тапкан. Моның өчен яшәүчеләр Фәния Гамир кызына рәхмәт әйтте.

Җыен барышында халыкны борчый торган сораулар хәтсез булды. Алар юлларның артык тузган булуына зарланды. Шәхси торак төзелеше бара торган яңа урамнарда табигый газга ялгау мөмкинлеге белән кызыксындылар. Авылның мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре балалар бакчасында һәм мәктәптә таләп ителгән ремонт эшләре турында хәбәр иттеләр.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев