Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Хокук саклау органнары җәмәгать урыннарын тикшерү буенча рейдлар уздыруны дәвам итә

12 майдан башлап Татарстан Республикасы территориясендә битлек (маска) һәм перчаткалар куллану мәҗбүри.

ЮХИДИ хезмәткәрләре полиция патрульләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә ютазылыларның кибетләрдә, җәмәгать урыннарында битлек һәм перчаткаларда йөрү режимы тикшерде.

Полиция хезмәткәрләре район урамнарын патрульлиләр, халык белән аңлату эшләре алып баралар. 

- Көндезге һәм кичке вакытта район буенча патруль машиналары йөри, полиция хезмәткәрләре үз-үзеңне саклык чаралары күрмәгән, ягъни маска һәм перчаткалар кимәгән ютазылылар белән халыкка кертелгән чикләүләр турында искәрттеләр. Үз-үзеңне саклау режимын үтәү турында тагын бер кат исегезгә төшерәбез һәм җәмәгать урыннарында, кибетләрдә, җәмәгать транспортында, һичшиксез, маска һәм перчаткалар белән йөрергә кирәклеген искәртәбез, - дип сөйләде ЮХИДИның Ютазы бүлеге начальнигы Марс Гәрәев. 

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр гражданнарның ваклап сату объектларына, җәмәгать транспортына һәм таксига, шулай ук хезмәт күрсәтү объектларына битлекләрсез һәм перчаткаларсыз керүгә юл куймаска тиеш. Битлекләрне (респираторларны) куллану һәм кирәк булганда, үз объектларында, территорияләрендә һәм пассажирлар йөртүне гамәлгә ашырганда перчаткалар белән тәэмин итәргә эш бирүчеләр бурычлы.

Кагыйдәләрне үтәмәүчеләр Россия Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 маддәсе буенча җаваплылыкка тартылачак. Димәк, гражданнар өчен кисәтү ясалырга яисә бер меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Вазыйфаи затлар өчен ул 10 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәр өчен – 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100 меңнән 300 мең сумга кадәр каралган. Кеше сәламәтлегенә яки мөлкәтенә зыян китергән гамәлләр булганда, штрафлар суммасы, әлбәттә, арта. Әйтик, гражданнар өчен 15 тән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яки бер елдан өч елга кадәр дисквалификация, шәхси эшмәкәр һәм юридик затлар өчен 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору билгеләнгән. Шунысын да билгеләп үтик, беркетмә битлек кесәдә яки сумкада булган очракта да төзелә - бу хокук бозу дип санала.

Шул уңайдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре массакүләм рейдлар (тикшерүләр) үткәрү вакытында бер атна эчендә 39 тәртип бозу очрагы ачыклаган.

Хөрмәтле ютазылылар, режимны төгәл үтәгән вакытта гына гражданнарны рәхимсез инфекциядән саклап калу мөмкин, дип искәртәләр хокук сакчылары.

Лилия ГӘРӘЕВА

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X