Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Кәрәкәшле авылында яңа һәйкәл куелды

Бүген Кәрәкәшле авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучы батырларыбыз истәлегенә яңа һәйкәл куелды.

Яңа һәйкәл мәдәният йорты территориясенең алгы ягында урнаштырылды. Һәйкәл район һәм җирле хуҗалык хисабына ясатылган, эшне бүген тулысынча тәмамлау күздә тотыла.

- Авылыбыздагы иске һәйкәл дә сакланып калды, аның территориясен мәдәният йорты хезмәткәрләре матурлап буяп, чистарттылар. Бүген менә һәйкәл урнаштырудан тыш, мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләр белән батырларның исемнәре язылган истәлек ташларындагы яңартабыз. Эшне бүген-иртәгә тулысынча төгәллибез, - дип эшләгән эшләре турында сөйләде Кәрәкәшле авылы мәдәният йорты директоры Эльвира Исхакова.

 Тиздән — Бөек Җиңүнең 75-еллык юбилеен каршы алачакбыз. Ул һәр елны дәһшәтле көннәрне искә төшерә, сугыш ветераннары күңелендә тарихи хатирәләрне яңарта. Чөнки 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышның һәр көне йөрәкләрдә җуелмаслык эз калдырган. Батыр якташларыбызның истәлеген халкыбыз кадерләп саклар, аларга булган хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булып һәйкәлләргә һәр бәйрәм саен тере чәчәкләр, веноклар куелыр, - дип ышанып калабыз.

Лилия ГАРЕЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев