Май аенда юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарны Аяз Шафигуллин тәбрик итә
Көн кадагында

Май аенда юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарны Аяз Шафигуллин тәбрик итә

Май аенда 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын Бөек Ватан сугышы ветераннары Урыссуда яшәүче Фәһим Мостафин, Әбсәләм авылыннан Нәзирә Миниәхмәтова, Бәйрәкә авылыннан Лотфулла Зарипов кабул итеп алачаклар. Шулай ук, сугыш чоры баласы Ютазы авылыннан Мәрлизә Хикмәтова да Бөек Җиңү көне 9 майда үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Аяз Шафигуллин юбилярларның һәрберсенә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек, аяз күк йөзе, балалар, онык һәм оныкчыклар хөрмәтендә гомер кичерүләрен тели.


Нет комментариев