Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Нигъмәтуллиннар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды

Бүген, Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин Урыссу бистәсеннән Нигъмәтуллиннар гаиләсен әлеге якты бәйрәм белән котлады һәм аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» Россия медален тапшырды.

 

Физир Галиулла улы һәм Татьяна Дмитриевна Нигъмәтуллиннар хезмәт эшчәнлеген башлаган Алтай краеның Бийск шәһәрендә үз бәхетләрен табалар. Алар - сугыш чоры балалары. 1969 елның декабрендә ике яшь йөрәк үз язмышларын бәйли. Гаиләдә бер-бер артлы кызлары Лилия һәм уллары Альберт туа.
Гаилә Урыссу бистәсенә күченә. Ир белән хатын «Электросоединитель» заводына эшкә урнаша. Физир Галиулла улы заводның техник бүлеге начальнигы, баш инженер һәм радиоэлектрон сәнәгать профкомы рәисе булып эшли. Татьяна Дмитриевна 47 ел инженер-технолог булып хезмәт куя.
Кызлары Лилия мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый һәм Казан дәүләт университетына укырга керә. Ул Урыссудагы 3 санлы мәктәп укытучысы. Уллары Альберт Уфа нефть институтының Октябрьский филиалын тәмамлаган. Ул ата-аналар династиясен дәвам итә һәм «Электросоединитель» заводының контроль-үлчәү приборлары бүлегендә эшли.
Узган еллар бу матур парның бер-берсенә карата сакчыл һәм игътибарлы мөнәсәбәтен сүндерә алмаган. Ир белән хатын бер-берсен хөрмәтләп һәм яратып яши белүләре белән бик бәхетле.
Ильмира ГАЛИЕВА, автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X