Район советы утырышы ТАССРның 100 еллыгына багышланды
Көн кадагында

Район советы утырышы ТАССРның 100 еллыгына багышланды

Ютазы район Советының III чакырылышның чираттан тыш утырышы "Автономияле Татар Социалистик Республикасы турында"гы декретка кул куелуга 100 ел тулуга багышланды.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, район Советы депутатлары һәм чакырылган башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, Дәүләт көч структуралары җитәкчеләре, палаталар рәисләре, бүлек башлыклары, сәнәгать предприятиеләре, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары рәисләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
Бәйрәкәтамак авыл җирлегеннән депутат – Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Әһлиеваның «Татарстан АССРның 100 еллыгы: тарих һәм хәзерге заман» дигән докладын тыңлаганнан һәм фикер алышканнан соң, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Советы, оештыру-хокукый формаларына һәм милек рәвешләренә бәйсез рәвештә, җирле үзидарә органнарына, учреждениеләргә, оешмаларга, предприятиеләргә инициативаларны хупларга һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган республика һәм район чараларында катнашырга тәкъдим итте; республика тарихының данлы битләрен һәм вакыйгаларын мәңгеләштерү, шулай ук ТАССР эшлеклеләре, аның үсешенә зур өлеш керткән ветераннар истәлеген мәңгеләштерү буенча комплекслы эшне дәвам итү; үсеп килүче буын арасында республиканың, шул исәптән районда да танылган казанышларын пропагандалау; татар телен һәм мәдәниятен, Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерүгә ярдәм итү.
Соңыннан район үсешенә зур өлеш керткән ютазылыларга: Зоя Васильевна Глушковага, Фәйрүзә Рифкать кызы Әхмәтовага, Зилә Сәгадәт кызы Сәетовага, Рәиф Сәгыйт улы Хәмидуллинга, Наил Назыйф улы Миңневәлиевка, Тәнзилә Габдулла кызы Юсуповага, Равил Миңнехан улы Гариповка, Зәйтүнә Габделхак кызы Ямаевага ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган истәлек билгеләре тапшырылды.


Нет комментариев