Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Республиканың иң яхшы педагоглары - Ютазы районында

Урыссу мәктәп-интернаты педагоглары инде өченче ел рәттән «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иң яхшы гомуми белем бирү оешмасы педагогы» республика бәйгесендә җиңү яулады.

Быел бу бәйге җиңүчеләре - туган тел укытучысы Раилә Рәкыйп кызы Солтанова, педагоглар гаиләсе технология укытучылары Ирина Владимировна һәм Евгений Сергеевич Абрамовлар.  Алар 100 000 сум күләмендә грантка ия булды.

Безнең Урыссу мәктәп-интернатында инде 50 елдан артык физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар укый. Бүгенге көндә бу ике районга исәпләнгән бердәнбер мәктәп – биредә Ютазы һәм Баулы районнары балалары укый. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен учреждениеләр педагогларының һөнәри компетентлыгын арттыру, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга гомуми белем бирүдә федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү кысаларында эшчәнлекне оештыруның нәтиҗәле тәҗрибәсен ачыклау һәм популярлаштыру максатыннан, ТР Министрлар Кабинеты карары һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары нигезендә «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен гомуми белем бирү оешмасының иң яхшы педагогы» бәйгесе үткәрелә. Әлеге чарада безнең укытучыларыбыз да бик теләп катнаша, алар үз осталыкларын күрсәтәләр һәм исбатлыйлар. Откан грант акчаларын педагогларның белем бирү проектларын, аларның авторлык программаларын тормышка ашыру өчен файдалану алшрат. 

Людмила ӘХМӘТҖАНОВА,

тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев