Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

ТАССРның 100 еллыгы әләме - Ютазы җирендә

Бүген Ютазы районы яшәүчеләре ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Флаг эстафетасын тантаналы рәвештә каршы алды.

100 еллыгы дип ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Карары белән 2020 ел ТАССРның игълан ителде. Шуның кысасында ТАССРның 100 еллыгы әләме рәсми рәвештә тәкъдим ителде. Ул Россия Федерациясенең барлык федераль округлары буенча йөреп чыкты һәм аңа РФ субъектлары әләмнәре төшерелгән 68 нашивка беркетелде.

Татарстанга әйләнеп кайткан ТАССРның 100 еллыгы әләме 27 районда булып, кичә Ютазы җиренә дә килеп җитте. Аны “Энергия” стадионында тантаналы шартларда район җитәкчелеге, спортчылар, артистлар каршы алды. Чарада катнашучыларны район Советы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Рузанов сәламләде һәм ТАССРның 100 еллыгы әләменә Ютазы районы флагы төшерелгән нашивка беркетте. Ютазы җиреннән әләм Кукмара районына озатылды.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Фото:http://yutazy.ru/photo/flag-100-letiya-tassr-na-yutazinskoy-zemle
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев