Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Татарстан нефтьчеләре Урыссу урамнарын чистарта

Әлеге сәгатьләрдә “Татнефть” компаниясе бүлеп биргән махсус техника район үзәге урамы юлларын пычрактан тазарта һәм йогышсызландыру белән шөгыльләнә.

Республика нефтьчеләре биргән махсус җиһазландырылган ике КамАЗ автомашинасы Урыссу урамнарында иртәнге алты сәгатьтә үк эшли башлады. Алар үз эшләрен кичке биш сәгатьтә тәмамларга тиеш. Махсус техниканы су белән “Водоканал” оешмасы тәэмин итә. “Төзекләндерү” МУП техникасы да әлеге эшкә җәлеп ителде. 

- Бүген Урыссу бистәсендә барлыгы 19 урам, шул исәптән Икмәк, Клуб, Энергетик кебек кыска тыкрыклар да юыла. Махсус техника, шулай ук, тимер юл станциясе һәм “Солнечный” микрорайоны урамнарында да эшләячәк, - дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктару үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов.

Якын көннәрдә республика нефтьчеләре күрсәтә торган әлеге уңайлыктан тагын бер кат файдалану күздә тотыла. 

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев