Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу бистәсендә гражданнар җыены тәмамланды

    Бүген район үзәгендә үзара салым программасын кертү буенча халык белән очрашуларның соңгылары өч мәйданчыкта узды.

     

    “Энергия” стадионы янында Шәкүров, Шәрипов, Май, Инеш, Ленин урамнарында һәм Спорт тыкрыгында яши торган халыкка район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина район тормышында үзара салым программасының нинди роль уйнавы турында сөйләде.

    Шундый ук эчтәлектәге очрашулар тимер юл микрорайонында яши торган гражданнар белән Балалар иҗаты үзәге янында үтте. Урыссулылар кайбер тыкрыкларда өстәмә ясалма яктылык терәкләре урнаштыру мөмкинлеге белән кызыксынды. Алар Интернет челтәренең эшләү тизлегеннән канәгатьсезлек белдерде. Әлеге сорауларга җавап итеп, район башлыгы Аяз Шафигуллин киләсе елда Урыссу бистәсендә өстәмә яктылык терәкләре куелачак, ә Интернет челтәренең тизлеген арттыру максатында Ютазы районында 14 вышка урнаштырылачак.

    Солнечный микрорайонының Төньяк проездында узган гражданнар җыенында халык юлларны норматив хәлгә китерү, ясалма тигезсезлекләр ясау кебек сорауларны күтәрде. Цыганов урамында яшәүче яшь аналарның берсе йортларны табигый газга тоташтыруны тизләтү мөмкинлеге белән кызыксынды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина Солнечный микрорайонында йортларны газга тоташтыру буенча район муниципалитеты барлык таләпләрне дә үтәвен билгеләп узды. Килешү буенча «Газпром трансгаз Казань” җәмгыяте 2020 елның 31 декабренә кадәр йортларны газга тоташтырырга бурычлы. Сүз уңаеннан, 2021 елда Цыганов урамында ЩПС программасы буенча чаралар күреләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: