Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссу бистәсендәге кайбер сарайлар кирәк булып чыкты

Урыссу бистәсенең Пушкин урамындагы 105 санлы йорт ишек алдын бүген танырга мөмкин түгел.

“Безнең ишегалды” Президент программасы буенча капиталь ремонтланган йорт алды территориясен тагын да төзекләндерү өчен Идарәче компания һәм яшәүчеләр дә үз көчләрен кертте. Коммуналь хезмәт тырышлыгы белән тимер-бетон стеналар акланды һәм аңа сурәтләр төшерелде һәм яшәүчеләре белән бергәләп 21 төп куаклы үсемлек утыртылды.

Әмма халык керткән өлеш моның белән генә чикләнмәде. Бүгенге көндә 105 һәм 107 санлы йортлар янында урнашкан сарайлар тәртипкә китерелде. Әле моннан бер ай элек кенә штукатуркалары коелып, буяулары купшаклап беткән сарайларны сүтү турында сорау килеп баскач, хокукны билгеләүче документларга ия булмауга карамастан, алардан файдалана торган кешеләр шундук эшкә алынган. Бүген сарайларның стеналары тигезләнгән, акшарланган, хәтта яшәүчеләр 105 санлы йорт ишек алды яклатып аларның арткы стеналарына сурәтләр төшерү инициативасын да белдергән.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев