Урыссу бистәсенең «Маски» халык театр студиясе иҗади бәйгеләр җиңүчесе
Кичә район мәдәният йортына башкала кунаклары - «НеСтоЛица» беренче Республика балалар-яшүсмерләр фестиваль-бәйгесенең жюри әгъзалары килде.
Бу уңайдан «Маски» театры «Зур сугышның кечкенә геройлары» спектаклен тәкъдим итте. Спектакль ахырында Казан һәм Бөгелмә кунаклары сәхнәгә күтәрелде һәм көннең төп яңалыгын хәбәр итте - «Маски» театры «НеСтоЛица» бәйгесенең беренче дәрәҗә лауреаты дип танылды.
Зур бүләкне тапшырганнан соң, яшь актерлар «Вдох» Казан театр-студиясе режиссеры Юлия Комарова үткәргән театр мастер-классында катнашты.
- Алга таба тагын да күбрәк эшләргә! Һәм безнең коллективны сәфәр көтә! «Идел-йорт» театр бәйгесе финалына чыгу уңаеннан Казанга «Биш гомер» спектакле белән күптән көтелгән гастрольгә китәбез, - дип тагын бер шатлыгы белән уртаклашты Гөлназ Ханнанова.
Сүз уңаенда, бу бәйгенең финалисты булып Акбашның «Офык» халык театры коллективы да танылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев