Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссу халкы белән җыеннар дәвам итә

Бүген Ютазы районы җитәкчелеге үзара салым программасын кертү буенча Урыссу бистәсенең ике мәйданчыгында очрашу уздырды.

Беренчесе аның Урыссуның 3 санлы урта мәктәп яны территориясендә Пушкин, Маяковский, Свердлов, Гоголь урамнарында яшәүчеләр белән үтте.

Островский урамының 64 санлы йорты янында Островский, Яр буе урамнары һәм Островский, Яр буе тыкрыкларында яшәүче халык белән узган җыенда гражданнар үзара салым программасын хуплап чыкты. Шул ук вакытта алар үзләре яши торган Островский урамындагы юлны норматив хәлгә китерүне таләп итте. Шулай ук алар тимер юлда төзекләндерү эшләреннән соң тәртипсезлекләр калуын һәм алар яши торган микрорайонда яшел үсентеләр аз булуына карата да зур ризасызлык белдерде.

Район башлыгы Аяз Шафигуллин халык күтәргән сорауларның берсен дә игътибарсыз калдырмады һәм аларны якын киләчәктә хәл итәргә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев