Урыссу урамнарында карт агачларны кисү дәвам итә
“Төзекләндерү” МУП эшчеләре бу көннәрдә Урыссуның 2 санлы мәктәп ишек алдындагы күпьеллык чаганнарны кисү белән мәшгуль.
Әлеге карт агачланы кисү үтенече белән Пушкин урамындагы 87 санлы йортта яшәүчеләр район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге зур булып үскән агачларның тамырлары якында гына урнашкан биналарның фундаметына зыян салса, аеруча җилле көннәрдә авыр ботаклары фасадларны җимерә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев