Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссуда базар булачак!

Бүген муниципалитет җитәкчелеге районның коммуналь хезмәтләре белән берлектә күчмә эш киңәшмәсе уздырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, аның урынбасарлары Светлана Самонина һәм Равил Шәрипов, шулай ук “Водоканал” һәм “Теплосервис” оешмалары вәкилләре беренче эш итеп Урыссу бистәсе үзәгендә урнашкан базарга килде. Ниһаять, аның милекчесе белән бәйле кискен сорау чишелгән. Тиздән базар территориясендә капиталь ремонт башланачак. Асфальт салганчы, коммуникация уңайлыкларын ясау, кибетләрнең түбәләрен алмаштыру, фасадларын бертөсле материалдан тышлау таләп ителәчәк. Әлбәттә, бу эшләр кибет хуҗалары – шәхси эшкуарлар катнашында узачак.

Аяз Әдип улы белгечләрне һәр эшне уйлап башкарырга, алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнергә чакырды. Әмму ул көзгә үзәк базар эшли башларга тиеш дип мәсьәләне кабыргасы белән куйды.

Бүгенге көндә Урыссу бистәсендә башланган капремонт объектларында булган җитәкчеләр Куйбышев урамы, 19 санлы йортта түбә ябу, Пионер урамындагы 6 санлы һәм Шамкин урамындагы 43 санлы йортларда “Безнең ишек алды” республика программасы буенча бара торган төзекләндерү чаралары белән дә якыннан таныштылар.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев