Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссудагы 2 санлы мәктәптә туклануны сыйфатын комиссия контрольдә тота

    Бу мәктәптә дә 2020 елның 1 сентябреннән 1-4 сыйныф укучылары өчен түләүсез кайнар аш оештырылган, ә 5-11 сыйныф укучылары иртәнге һәм комплекслы төшке аш белән туклана.

    Барлык меню да төрледән-төрле, биредә яңа пешкән җиләк-җимеш, витаминлы эчемлекләр, камыр ризыклары, салатлар бар. Мәктәптә балаларны кайнар ризык белән тәэмин итү 100 процент тәшкил итә. Ташламадан күп балалы гаиләләрдән булган балалар файдалана, алар гаилә керемнәрен белешмәләр белән раслый.

    - Мәктәптә ата-аналар һәм укучылар арасында сыйфат, ассортимент һәм тәкъдим ителә торган ризыкларның бәясе буенча анкеталау үткәрелә. Сораштыру нәтиҗәләре һәм тәкъдимнәр фикер алышу өчен ата-аналар җыелышына чыгарыла, алар белән ашханә хезмәткәрләрен таныштырабыз. Үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, балалар үз менюларында соклар, җиләк-җимешләрне күбрәк күрергә, балык котлетын тавык котлетына яки томалап пешерелгән балыкка алыштырырга тели. Балаларга сосиска белән макарон, салатлар, камыр ризыклары, пылау, ботка, компот, изелгән бәрәңге белән котлет, кесель бик ошый. Балалар мәктәп ашханәсендә әзерләнгән ризыктан бик канәгать, - дип хәбәр итте Урыссудагы 2 санлы мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Хәмидуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: