Урыссудагы 3 санлы мәктәптә балалар туклануы берничә агымда оештырылган
Көн кадагында

Урыссудагы 3 санлы мәктәптә балалар туклануы берничә агымда оештырылган

Урыссудагы 3 санлы мәктәптә, социаль дистанцияне үтәү максатыннан, укучыларны тукландыру 80 кешелек җиде агымга бүленгән.

 

Мәктәптә 1-4 сыйныф укучылары түләүсез туклана, урта һәм өлкән буын укучылары ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә. Укучылар һәм аларның ата-аналары белән даими, оештыру, максатчан эш алып барыла.

Ел саен һәр яшь төркеме - 7-10 һәм 11-17 яшьлек балалар өчен унике көнлек меню эшләнә. Көнлек меню раслана һәм ул ашханәдә, ата-аналар өчен почмакта, мәктәп сайтында эленә. Укучыларның фикерләре буенча алар түземсезлек белән тәнәфесләрне көтеп ала һәм ашханәгә бик теләп бара.


Нет комментариев