Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссулы Салават Усман улы Усмановка – 90 яшь

    Урыссу бистәсендә гомер итүче хезмәт ветераны Салават ага Усмановка бүген 90 яшь тулды.

    Тумышы белән Башкорт иленнән ул. Булачак хатыны белән дә үз авылында таныша. 1958 елда кавышкан Усмановлар гаиләсе 1972 елда Урыссу бистәсенә күченә. Моңа кадәр дә тимер юл хуҗалыгында эшләгән гаилә башлыгы яңа яшәү урынында да әлеге юнәлештә хезмәт итүен дәвам итә. Флюра апа сатучы булып 42 ел эшли. Ир белән хатын өч ул үстерәләр. Аларны башлы-күзле итеп, хәзер инде онык һәм оныкчыкларының шатлыгын төеп, тигез картлык белән яшиләр.
    Алтмыш елдан артык иңне-иңгә куеп яшәгән тормыш иптәшен хатыны Флюра апа котлады. “Без бик яхшы яшәдек. Иң мөһиме, без бүген дә бергә. Шунысы зур бәхет”, - диде ул иренә җылы теләкләрен юллап.
    Тыл хезмәтчәне Салават Усман улы Усмановны район җитәкчелеге исеменнән дә бүләкләр кабул итте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Рузанов тәбрик итте. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путин имзасы куелган адреслы открытка да тапшырды. 
    Илмира ГАЛИЕВА  

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: