Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссуның Пушкин урамында янәдән бәйрәм

Кичә район үзәгенең Пушкин урамында янәдән матур көйләр яңгырады – капиталь ремонттан соң тантаналы шартларда 105 санлы йорт ишек алды ачылды.

“Безнең ишегалды” Президент программасы буенча төзекләндерелгән бу ишек алды бәйрәменә җыелган күп сандагы урыссулыларны Аяз Шафигуллин сәламләде. Ул Пушкин урамындагы 105 санлы йортта яшәүчеләрне бәхетле кешеләр дип билгеләп узды. Чөнки агымдагы елда әлеге программа нигезендә капиталь ремонтланырга тиеш булган күп фатирлы йорт алды территорияләре исемлеге килеп туган пандемия аркасында бик күпкә кыскарды.

Ишек алдына керә торган өр-яңа асфальт юл өстендәге ал тасманы кисү хокукы Аяз Шафигуллинга һәм Идарәче компания директоры Гөлфия Абдуллинага бирелде. Бәйрәмдә әлеге ишегалдында яши торган кешеләр иҗат иткән шигырьләр яңгырады, ихлас рәхмәт сүзләре әйтелде, ишек алдын капиталь ремонтлауда катнашкан җитәкчеләр, белгечләр, төзүчеләр чәчәк бәйләмнәре кабул итте. Район мәдәният йорты артистлары, иҗат коллективлары башкарган дәртле җырлар, ялкынлы биюләр бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Шуны дә әйтергә кирәк, үз ишек аллары бәйрәмен тагын да ямьлерәк итү өчен милекчеләр дә үз өлешен керткән. Алар ишек алларын төзекләндерү буенча район бәйгесендә җиңгән мактау грамоталары, ишегалды тормышын тасвирлаган күңелле стендлар белән бизәгән һәм килгән кунаклар өчен чәй табыны хәзерләгән.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Фотогалерия:http://yutazy.ru/photo/prazdnik-dvora-na-ulitse-pushkina-poselka-urussu

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев