Ул бәйгенең “Иң зур стаж” номинациясендә җиңү яулады һәм телевизор белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК тарафыннан оештырылган бәйгедә “Уңыш” җәмгыятеннән яшь механизатор Илдар Галиев икенче ел рәттән катнашты. Ул Казан дәүләт аграр университеты базасында 15 иң яхшы яшь комбайнчы белән бергә бәйгенең теоретик һәм практик өлешендә үз осталыгын күрсәтте.
Яшьләр арасында авылда эшче белгечлекләрне популярлаштыруны максат итеп куйган ярышта катнашучыларны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов сәламләде һәм аларны лаеклы җиңүләре белән котлады. Призлы урыннарны алган яшь комбайнчылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр кабул итте.
Нет комментариев