Яңартылган базар эшләргә әзер
Көн кадагында

Яңартылган базар эшләргә әзер

Узган шимбәдә урыссулылар өчен мөһим вакыйга булды: реконструкциядән соң иске базар тантаналы рәвештә яңадан ачылды.

 

Автовокзал янындагы базарга ияләшкән халык, Урыссу урамындагы яңа район сәүдәсе урынына барып җитү өчен шактый юл үтәргә туры килүе белән озак килешә алмады. Бу базар, чыннан да, үз транспорты булмаган кешеләргә аеруча уңайсыз иде.

Иске базар үзенә карата мондый игътибарга төрлечә каршы торды. Аның территориясендә ваклап сату буенча зур булмаган сәүдә бара иде, әмма тузган биналарның тышкы кыяфәте сатып алучыларны үзеннән этәрергә мәҗбүр итте. Район сәүдәсенең әлеге объектын тәртипкә китерергә базар мәйданы хуҗасы булып озак вакытлар билгесез эшмәкәр саналуы да комачаулады. Район башлыгы Аяз Шафигуллин инициативасы белән, халыкның күп санлы соравы буенча, базарны үз урынына кайтарырга һәм аны районда ваклап сатуның төп объекты итәргә дигән карар кабул ителде. Муниципалитет җитәкчелеге милекне муниципаль милеккә күчереп, базарны реконструкцияләү эшләрен башлап җибәрде.

Һәм менә, ниһаять, хыяллар чынга ашты! Берничә ай эчендә генә иске базар тәртипкә китерелде һәм аңа яңа тормыш, өр-яңа сулыш өрелде.

Муниципалитет, эшмәкәрләр, «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» МУП, «Теплосервис» МУП, «УКС»МУП тарафыннан зур уртак эш башкарылды. Территория буш һәм ярым җимерек объектлардан чистартылды. Базар эшчәнлегендә кызыксынган эшмәкәрләр үз акчалары хисабына үз кибетләренең фасадларын бер стильдә яңарттылар, яңа баннерлар һәм элмә такталар элделәр, тирә-юньне төзекләндерделәр. Базарда яңа бәдрәф эшли башлады.

 

Зур заманча павильоннарда сигез яңа сәүдә урыны һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тарафыннан үз продукциясен сату зонасы әзерләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина сүзләренә караганда, киләсе елда сәүдә урыннары санын арттыру, территориядәге буш җир участогын үзләштерү, яңа эшмәкәрләрне җәлеп итү һәм район базарында сәүдәне активлаштыру күздә тотыла.

Базарны тантаналы төстә шимбә иртәсендә ачтылар. Әлеге истәлекле вакыйга белән Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шафигуллин халыкны котлады:

- Бүген без реконструкциядән соң базарны яңадан ачабыз. Базар, билгеле булганча, торак пунктның йөзе. Без үзебезнең эшмәкәрләребез, шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары өчен мөмкин кадәр уңайлы павильоннарда үз продукцияләрен сату өчен шартлар тудырырга тырыштык. Базар сәүдә урыны гына түгел, ә очрашулар, халык белән аралашу урынына да әйләнсен иде.

Аяз Әдип улы базарны төзекләндерүдә катнашкан эшмәкәрләргә һәм предприятиеләргә рәхмәт белдерде.

- Әлеге объект – муниципаль, ул сезнеке, халыкныкы, - дип ассызыклады үзенең котлавын тәмамлап район башлыгы.

Район мәдәният йорты артистлары сатучыларны да, сатып алучыларны да дәртле җырлары белән шатландырды, ә базарның яңартылган территориясендә озак еллар дәвамында беренче тапкыр ярминкә гөрләде. Район җитештерүчеләре продукциянең киң ассортиментын – ит, яшелчә, ашлык, сөт продукциясе, бал һәм башка бик күп нәрсәләрне тәкъдим иттеләр. Безнең заманча базар сәүдәгәрләрне дә, күрше территорияләрдән килгән сатып алучыларны да җәлеп итәр дип ышанабыз.

Илгиз Зарифуллин:

- Бүген базарны ачу тантанасы уза. Монда шулай күңелле, мавыктыргыч. Күпме азык-төлек тәкъдим ителгән. Концерт та әйбәт булды. Бик ошады.

Илдар Галиев:

- Яңа базар бик яхшы, барысы да бик ошый, хис-кичерешләр искиткеч, концерт бик шәп оештырылган. Мин ярминкәгә үз продукциям белән килдем – арпа, бодай, барысы да әйбәт сатыла.

Зөлфия Хәертдинова:

- Район башлыгына зур рәхмәт. Без моны күпме көттек һәм, ниһаять, хыял чынга ашты. Биредә сатучыларга да, сатып алучыларга да бик уңайлы, чөнки төрле авыллардан халык килә бит. Автобустан төшәсең дә-син инде базарда. Шундый матур базар ясавыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.


Нет комментариев