Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Яссытугай авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Бүген Яссытугай авылында республика программасы буенча төзелгән өр-яңа модульле ФАП ачу тантанасы булды.

Алтын көзнең кояшлы көненә туры килгән әлеге бәйрәм белән авыл халкын, килгән кунакларны Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин тәбрик итте. Ул әлеге медицина учреждениесенең бары тик җирле яшәүчеләрнең очрашу урыны һәм авыруларны кисәтү урыны булып кына хезмәт итүен теләде.

Сүз алган Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова Яссытугай авылында озак еллар буена халык сәламәтлеге сагында торган хезмәт ветераны Роза Мәхәс кызы Камалиевага рәхмәт хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Авылда ФАП төзелешен башкарган төп подрядчы бүгенге көндә әлеге медучреждение белән җитәкчелек итүче фельдшер Радик Әюповка 15 мең сумга сертификат тапшырды.

Ниһаять, көннең иң тантаналы өлеше җитте - яңа ФАП капкасына бәйләгән ал тасманы кисү хокукы район башлыгы Аяз Шафигуллинга һәм баш табиб Светлана Шакировага бирелде. Район җитәкчелеге һәм кунаклар заманча шартларга туры китереп төзелгән яңа объект белән танышты.

Район мәдәният йорты артистлары зур булмаган концерт бүләк итте. Авыл халкы үз көче белән чәй табыны корды. Бәйрәм көнгә тагын да нур өстәп, яңа ФАП урнашкан урамнан туй машиналары узды. Тагын бер яңа гаилә туды. Димәк, тормыш дәвам итә.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

фото:http://yutazy.ru/photo/v-derevne-yassy-tugay-otkrylsya-novyy-feldshersko-akusherskiy-punkt

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев