Ютазы авылы урамнарын яшелләндерү – изге эш булачак
Көн кадагында

Ютазы авылы урамнарын яшелләндерү – изге эш булачак

Ютазы авылы халкы белән кичә узган җыенда көнкүреш белән бәйле сораулар күтәрелде.

Ютазы авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Рәис Галимов быел үзара салым акчасына Совет һәм Комсомол урамнарында тротуарлар салынуын, чуерташ программасы буенча юлларның өлешчә тәртипкә салынуын белдерде. Җирлек үз көче белән карт агачларны кисү буенча чаралар күргән. Әмма авылларда әле һава коммуникация уңайлыкларына комачау итә торган карт агачлар бик кала. Якын көннәрдә авыл урамнарында артык күп булган сукбай этләрне аулау буенча да тиешле хезмәт үз вазифаларына керешәчәк.

2020 елда Ютазы авыл җирлегендә “Гринта” төбәк операторы белән 60 данә яңа контейнер куелган. Аларның мәйданчыкларын үзгәртеп ясау бурычы тора. Бүгенге көндә район хакимияте көче белән Ютазы авылының Зерноток урамындагы тузган күперне капиталь ремонтлау дәвам итә.

Халык күтәреп чыккан сорауларның берсе урамнарны ясалма яктыртуның җитәрлек булмавы белән бәйле булды. Рәис Мөнир улы сүзләренә караганда, терәкләрдәге лампаларның төнгә каршы сүндерелүе чыгымнарны киметү максатында башкарыла. Ә менә Ютазы авылы урамнарын яшелләндерү – яшь агачлар утыртуда бернинди дә экономия булырга тиеш түгел дип ассызыклады Аяз Әдип улы. Өстәвенә, Ютазы урта мәктәбе мәктәп урманчылыгы юнәлешендә тыгыз эш алып бара.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы  


Нет комментариев